Безнең районда 60ка якын диңгезче яши.
19 мартта, ягъни бүген Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Без гаять тә тирән диңгез, океан су асларында хәрби бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәп, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләр, горур диңгезчеләр! Хәтта космонавт Юрий Гагарин да безне югары бәяләп, атом-төш көймәсендә йөзүчеләр алдында баш иям, дигән. Районыбызда яшәүче диңгезчеләрнең барысы да диярлек атом-төш көймәсендә хезмәт иткән курку белмәс егетләр. Ил чикләрен иксез-чиксез хәтта төпсез зур су асларында саклау ул кыюлык кына түгел, батырлык һәм горурлык та.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев