Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Биектау авылында яңа клуб бинасы ачылды

Бик кыска вакыт эчендә сафка басты

Яңа ел алдыннан Биектау авылында яңа клуб үз ишекләрен ачты. 

– Без бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән яңа клуб бинасын ачабыз. Бу Президентның сезгә зур бүләге. Шуның өчен Рөстәм Нургали улына тирән рәхмәтләребезне белдерәбез, – диде үз чыгышында район башлыгы Азат Вәлиев. 

Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров әлеге эшне кыска срокларда башкарып чыккан Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант” җәмгыяте төзүчеләренә олы рәхмәтен җиткереп, Рәхмәт хаты тапшырды. 

Җитәкчеләр ал тасманы кискәннән соң бәйрәм кунаклары эчке якка узды. Чыннан да, клуб “кечкенә дә төш кенә” булса да, зәвык белән заманча итеп эшләнгән.

Бу көнне аның сәхнәсендә район үзешчәннәренең иң матур чыгышларыннан төзелгән концерт та тәкъдим ителде. Тамашачылар аларның һәр чыгышын тирән алкышлар белән сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев