Ул бүген дә һаман хәрәкәттә
“Безнең әни әле һаман да тик торуны белми. Тавык-казларны да ашата, өйдә дә вак-төяк эшләрне башкара. Ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар”... Биектауда яшәүче Рәмзия апа Вахитова турында килене Гөлчәчәк әнә шулай ди. 90 яше тулган көнне якыннары олы юбилее белән котларга җыелгач та тыйнак елмаеп, сабыр гына әңгәмә корып утырды Рәмзия апа. Ил һәм район җитәкчеләренең котлауларын җиткергән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, күчтәнәчләр белән килгән Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакировка олы рәхмәтләрен җиткерде ул. Олуг юбилее уңаеннан якыннары корган мул табын артында бүгенге тормышына шөкер итеп, газиз кешеләренә Ходайдан саулык сорап озак итеп дога кылды авылның Ак әбисе.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев