Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әбиләр чуагы кайчан башлана?

КФУ белгече аңлатты

Казанда сентябрь җылы булырга вәгъдә итә, әмма төгәл фаразларга ясарга иртә әле, диде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

«Әлегә төгәл фараз ясарга иртә, әмма актуаль озак вакытка фаразлаулар буенча сентябрь уңай аномалия белән көтелә. Бу әбиләр чуагы яки озакка сузылган җәйне хәтерләтергә мөмкин», — ди ул.

Әүхәдиев августның дүрт тапкыр теркәлгән температура рекордын атады. Моннан тыш, элегрәк куелган бер рекорд кабатланды. 

Җәйнең соңгы аенда рекордлар 18, 19, 20 һәм 21 августта теркәлгән. Бу көннәрдә термометрның терекөмеш баганасы 34,3 градустан 37,9 градуска кадәр күтәрелде. Моннан тыш, 22 августта һава температурасы 33,7 градус тәшкил итте, бу 1972 елгы рекорд кабатлануы булды.

Галим сүзләренчә, 2021 елның җәендә Татарстан башкаласында уртача температура 22,4 градуска якын тәшкил иткән. Эсселек дәрәҗәсе буенча ул күзәтүләр тарихында өченче урынны алырга мөмкин. 2010 елда (23,3 градус) һәм 1869 елда гына (22,5 градус) эссерәк булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев