Бима һәм Тирсә мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли
Яшәеш

Бима һәм Тирсә мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли

“Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында быел районыбызның Тирсә һәм Бима мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” санлы, табигый фәннәр һәм гуманитар профильле үзәкләр эшли башлады.

Авыл һәм кече шәһәр мәктәпләренә исәпләнгән проект нигезендә белем йортларында тормыш иминлеге нигезләре, информатика, малайлар һәм кызлар өчен технология кабинетлары төзекләндерелде, шахмат уйнау зонасы ясалды, матди-техник база яңартылды.

24 сентябрь, әлеге үзәкләрне Бердәм презентацияләү көнендә, үзәкләрнең эше белән ата-аналарны, җәмәгатьчелек вәкилләрен таныштырдылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев