Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бирүче дә, алучы да гаепле

9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә көрәш көне уңаеннан "Авангард" яшьләр үзәгендә түгәрәк өстәл оештырылды. Чара "Форпост" үзәге директоры Альбина Красноперова тәкъдим иткән ришвәтчелеккә каршы квест белән башланып китте. Аның барышында укучыларга бюрократия, янап алу, рэкет кебек сүзләрнең асылы аңлатылды. - Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2016-2017 елларга ришвәтчелеккә каршы Милли...

9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә көрәш көне уңаеннан "Авангард" яшьләр үзәгендә түгәрәк өстәл оештырылды.

Чара "Форпост" үзәге директоры Альбина Красноперова тәкъдим иткән ришвәтчелеккә каршы квест белән башланып китте. Аның барышында укучыларга бюрократия, янап алу, рэкет кебек сүзләрнең асылы аңлатылды.

- Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2016-2017 елларга ришвәтчелеккә каршы Милли план расланды. Әлеге планда түрәләр арасында ришвәтчелеккә каршы агарту эшләрен үстерү, дәүләт акчаларын контроль тоту һәм башка шундый чаралар чагылыш тапкан. 2008 елның декабрендә "Ришвәтчелеккә каршы" дип аталган Федераль закон да кабул ителде. Әлеге закон нигезендә ришвәтчелеккә каршы көрәштә иң төп принципларның берсе - дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген үтә күренмәле итү. Түрәләрнең, депутатларның керемнәренә декларация ясау шуның ачык мисалы булып тора, - дип дәвам итте прокурор ярдәмчесе Илнур Галимәрданов.

ТРның Әгерҗе районында кеше хокуклары буенча вәкиле җәмәгать ярдәмчесе Сергей Мурзин ришвәтчелеккә каршы законның мәгариф өлкәсендә ничек үтәлүе хакында бәян итте.

- 2016 елда ришвәтчелеккә белән бәйле бер мөрәҗәгать булган иде. Ә агымдагы елда бер генә мөрәҗәгать тә кабул ителмәде. Бу уңайдан исегезгә төшерәсем килә: һәр белем бирү учреждениесендә ышаныч әрҗәләре урнаштырылган. Әгәр сезгә ришвәтчелек белән бәйле очраклар билгеле икән, әлеге әрҗәләргә хәбәр язып сала аласыз,- дип билгеләп үтте ул.

Сергей Емельянович балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыю тыелганлыгын да тагын бер кат искәртте.

Ришвәтчелек белән бәйле мөрәҗәгатьләрне райондашларыбыз "Халык контроле" дәүләт системасына да юллый ала. Әлеге системага заявка җибәргәндә зарлануны раслаучы фото да кирәклеген истә тоту зарур.

Түгәрәк өстәл укучыларның әлеге темага кагылышлы дискуссиясе белән тәмамланды. Аның барышында яңгыраган "Кечкенә генә ришвәт тә зур бәлагә китерергә мөмкин", "Ришвәтне бирүче дә, алучы да гаепле" кебек фикерләрне һәркем "мыегына чорнасын" иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев