Бу премияне әгерҗелеләр дә алала
Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр хәмер, составында спирт булган сыекча (фанфурик), гомумән, алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле законсыз гамәлләр турында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең "Халык контроле"нә хәбәр итә аласыз. Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килгән очракта Дәүләт алкоголь инспекциясе 1-3 мең сум күләмендә премия түли. Узган ел шундый дүрт...
Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр хәмер, составында спирт булган сыекча (фанфурик), гомумән, алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле законсыз гамәлләр турында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең "Халык контроле"нә хәбәр итә аласыз.
Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килгән очракта Дәүләт алкоголь инспекциясе 1-3 мең сум күләмендә премия түли.
Узган ел шундый дүрт хәбәр юллаучы райондашыбызның мәгълүматы расланып, алар акчалата премия алды.
Алкогольле эчемлекләрне законсыз сату турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең 8(843)2789279, 8(8552)717303 "кайнар линия" телефоннарына да шалтырата аласыз. 23870 телефоны буенча территориаль үсеш бүлегенә дә хәбәр итәргә була. Бер генә хәбәрегез дә игътибарсыз калмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев