3 февраль 2017 яңалыклары
-
Кичкетаңның иң бәхетле өлкән пары
90, 95 яшьлек олуг юбилейларын күбрәк ак яулыклы әбиләребезгә каршы алу насыйп булса да, алар арасында шушы олы яшькә җитүче бабайларыбыз булу - үзе олы бәхет. Кичкетаңда яшәүче Гариф ага ХАФИЗОВ та 90 яшен пар канаты Динәсе белән бергә каршы алуына сөенә. - 62 ел бергә гомер кичерәбез карчыгым белән....
-
Бу премияне әгерҗелеләр дә алала
Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр хәмер, составында спирт булган сыекча (фанфурик), гомумән, алкогольле эчемлекләр сату белән бәйле законсыз гамәлләр турында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең "Халык контроле"нә хәбәр итә аласыз. Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килгән очракта Дәүләт алкоголь инспекциясе 1-3 мең сум күләмендә премия түли. Узган ел шундый дүрт...
-
Күмү өчен бирелә торган пособие артты
1 февральдән күмү чыгымнары өчен бирелә торган пособие күләме артты. Хәзер ул 5562,25 сум тәшкил итә. Моңа кадәр пособие күләме 5277,28 сум иде.
-
Әгерҗелеләр районда туризмны үстерү хакында сөйләшәчәкләр
6 февральдә сәгать 10да хакимият бинасының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, мәдәният хезмәткәрләре катнашында районда туризмны үстерүгә багышланган киңәшмә уздырыла. Аны оештыручылар райондашларыбыздан туризмны үстерүгә кагылышлы кызыклы фикерләр көтеп калалар. Белешмәләр өчен телефон: 21346.
-
Красный бор бакчасы музыка җитәкчесе балалар күңелен җыр белән дәвалый
Районда беренче тапкыр балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләр арасында "Ел белгече" бәйгесе узды. Биш белгеч сыналган әлеге бәйгедә Красный бор бакчасының музыка җитәкчесе Гөлнара САЙРАНОВА җиңү яулады. Гөлнараны бу олы җиңүе белән котлагач: - Көндәшләрем бик көчле иде, алардан өстен чыгармын дип уйламадым да, - диде ул тыйнак кына. ПЕРМЬ КЫЗЫ...
-
Әгерҗедә яңа маршрут ачыла
Халык үтенечен истә тотып, 6 февральдән Әгерҗенең тимер юл вокзалы белән олы базар арасында яңа автобус маршруты ачыла. Беренче автобус иртән 4.45 сәгатьтә тимер юл вокзалы яныннан кузгала. 8.45 сәгатькә кадәр автобус сәгать саен вокзал яныннан китеп торачак. Ә менә алдагылары 11.30 сәгатьтә һәм соңгысы 18 сәгатьтә була. Зур базар...
-
Бердәм дәүләт имтиханын әти-әниләр дә тапшыра ала
7 февральдә 2нче мәктәптә "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтханы тапшыру" акциясе кысаларында БДИ тапшыру көне оештырыла. Әти-әниләргә рус теленнән имтихан биремнәрен эшләп карау мөмкинлеге бирелә. БДИ тапшыру чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак. Үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпкә 10.30 сәгатькә килүләре сорала. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.