Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яңа маршрут ачыла

Халык үтенечен истә тотып, 6 февральдән Әгерҗенең тимер юл вокзалы белән олы базар арасында яңа автобус маршруты ачыла. Беренче автобус иртән 4.45 сәгатьтә тимер юл вокзалы яныннан кузгала. 8.45 сәгатькә кадәр автобус сәгать саен вокзал яныннан китеп торачак. Ә менә алдагылары 11.30 сәгатьтә һәм соңгысы 18 сәгатьтә була. Зур базар...

Халык үтенечен истә тотып, 6 февральдән Әгерҗенең тимер юл вокзалы белән олы базар арасында яңа автобус маршруты ачыла.

Беренче автобус иртән 4.45 сәгатьтә тимер юл вокзалы яныннан кузгала. 8.45 сәгатькә кадәр автобус сәгать саен вокзал яныннан китеп торачак. Ә менә алдагылары 11.30 сәгатьтә һәм соңгысы 18 сәгатьтә була.

Зур базар яныннан беренче автобус 5 тулып 15 минутта китә. 8 тулып 15 минутка кадәр сәгать саен була, аннан 9.45 сәгатьтә, көндезге 12дә һәм кичке 17.30 сәгатьтә кузгала. Соңгы тукталышларда автобуслар 10ар минут тора.

Автобус тукталышлары: Восточная һәм Кунгуров урамнары кисешкән урын, "Ласточка" кибете (М.Җәлил урамы), Агрызская урамында 15нче райпо һәм "Партизанский" кибетләре. К.Маркс урамында - 69нчы йортта урнашкан тулай торак каршында (элеккеге хастаханә бинасы), "Пегас" кибете, халыкны социаль яклау бинасы, МТС, зур базар.

Имин юллар сезгә, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев