Быел да Әгерҗедә Кыш бабайлар парадка чыга
Яшәеш

Быел да Әгерҗедә Кыш бабайлар парадка чыга

Әгерҗедә Яңа ел алдыннан Кыш бабайларның парадка чыгуы матур традициягә әйләнде. Үзәк мәйданда кулларына тылсымлы таякларын тоткан, аркаларына тәм-томнар тутырылган капчыклар аскан Кыш бабайлар белән төп чыршы янәшәсендә әйлән-бәйлән уйнауны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп алалар.

Быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан Әгерҗедә Кыш бабайлар парады узачак. Авыллардан, шәһәр оешма-предприятиеләреннән бәйрәмнең төп бизәге булган Кыш бабайларны көтеп калалар. Катнашырга теләге булганнар район Мәдәният сараена 22647 телефонына шалтырата яки OKAgrys@yandex.ru сайтына заявка җибәрә алалар.

 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев