Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Скутер уенчык түгел

Җәйге каникул вакытында Әгерҗе урамнарында скутерда җилдерүче яшүсмерләрне бик еш күрергә була. Ата-аналар уналтысы да тулмаган балаларына әлеге кыйммәтле бүләкне алганда аның ахыры турында уйлыйлар микән? Скутер белән идарә итү бары 16 яшьтән генә рөхсәт ителә. Ә без юлларда машина йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белмәгәннәрне дә очратабыз....

Җәйге каникул вакытында Әгерҗе урамнарында скутерда җилдерүче яшүсмерләрне бик еш күрергә була. Ата-аналар уналтысы да тулмаган балаларына әлеге кыйммәтле бүләкне алганда аның ахыры турында уйлыйлар микән?
Скутер белән идарә итү бары 16 яшьтән генә рөхсәт ителә. Ә без юлларда машина йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белмәгәннәрне дә очратабыз. Нәтиҗәдә, менә шундыйлар юлларда аварияләр барлыкка килүгә сәбәпче булалар һәм үзләре дә фаҗигагә тарыйлар. Ә ата-ана соңыннан гаепне баласыннан түгел, читтән эзли.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә әнә шундый ата-аналарга карата материаллар еш килә. Шунысы гаҗәпләндерә: комиссия утырышына килгәч тә кайбер ата-аналар гаепне башкаларга сылтарга тырышалар. Менә бер мисал: Әгерҗедә 13 яшьлек яшүсмер беренче тапкыр скутерга утырып юлга чыга һәм юл-транспорт фаҗигасенә эләгә. Нәтиҗә: авыр җәрәхәт һәм озак вакыт дәвалану. Ә әнисе комиссия утырышында баласын түгел, машина йөртүчеләрне сүкте. Без аннан "балама скутер алмаган булсам, ул авариягә дә эләкмәс иде" дигән сүзләрне, кызганычка каршы, ишетмәдек. 13 яшьлек яшүсмернең скутерда шәһәр урамы буйлап йөрергә чыгуы - үзе үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ул.
16 яшьлек скутерда йөрүчеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр яки аны үтәмиләр. Скутерлар өчен булган юл йөрү кагыйдәләре мопед йөртүчеләрнеке белән тәңгәл килә. Шулай булгач, көндез хәрәкәт иткәндә дә фаралар кушылган булырга тиеш.
Скутерда юлның уң як полосасында гына хәрәкәт итәргә кирәк. Әгәр җәяүлеләргә комачауламаса, юл кырыеннан йөрү дә рөхсәт ителә.
Велосипед һәм мопедларда йөргәндә рульне тотмыйча яки аны бер генә кул белән тотып, өстәмә утыргычта 7 яшьтән зуррак баланы утыртып, бәйләнмәгән шлем белән йөрү катгый тыела.
Хөрмәтле ата-аналар, исегездә тотыгыз! Машина йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, бигрәк тә 16 яше тулмаган балагыз скутерда йөргәндә авариягә эләгә икән, сез монда бары үзегез генә гаепле булачаксыз! Кыйммәтле "уенчыклар" алып, балаларыгызны кызыктырмагыз. Аның ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин.
Светлана ХӘЙРЕТДИНОВА,
балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев