Депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул ителә
Кандидатларны күрсәтү 2022 елның 23 январенда тәмамлана
Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе, 2022 елның 13 мартында узачак өстәмә сайлауларда катнашу өчен, 3нче бермандатлы сайлау округы буенча Яңа Бәзәкә авыл җирлеге Советына һәм 1нче бермандатлы сайлау округы буенча Кырынды авыл җирлеге Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүгә документлар кабул итүне дәвам итә.
Кандидатларны күрсәтү 2022 елның 23 январенда тәмамлана.
Сайлау комиссиясенә тапшырыла торган документлар исемлеге һәм аларның формалары Әгерҗе районының рәсми сайтында (http://agryz.tatarstan.ru) урнаштырылган.
Шунда ук бермандатлы сайлау округларының чикләре белән дә танышырга мөмкин. Документлар көн саен 8-17 сәгатьләрдә, (12-13 сәгатьләрдә – төшке аш вакыты), ял көннәрендә 8-13 сәгатьләрдә, 23 январьда 8-24 сәгатьләрдә (төшке ашка тәнәфессез) кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 22955, 21561.
Лилия ШӘРИПОВА,
территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев