Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дәреслекләр бушлай биреләме?

"Гаиләбездә дүрт укучы бала. Яңа уку елына аларны киендерү, уку кирәк-яраклары алу өчен шактый акча түгәргә туры килә. Кызым "дәреслекләр сатып алырга кирәкми, мәктәптә бушлай бирәләр икән" дип ишетеп кайткан. Бу хәбәр дөресме?". Редакциягә килгән бу хатка җавап бирүен үтенеп, мәгълүмати-методик үзәк директоры Аидә ЙОСЫПОВАга мөрәҗәгать иттек. - Районда 24...

"Гаиләбездә дүрт укучы бала. Яңа уку елына аларны киендерү, уку кирәк-яраклары алу өчен шактый акча түгәргә туры килә. Кызым "дәреслекләр сатып алырга кирәкми, мәктәптә бушлай бирәләр икән" дип ишетеп кайткан. Бу хәбәр дөресме?".

Редакциягә килгән бу хатка җавап бирүен үтенеп, мәгълүмати-методик үзәк директоры Аидә ЙОСЫПОВАга мөрәҗәгать иттек.
- Районда 24 мәктәп китапханәсе эшли. Алар, гадәттә, республика казнасы акчасына тулыландырыла. 2012 ел башына мәктәп китапханәләре фондында 251 мең китап бар иде. Аларның 77 меңе - дәреслекләр. Ел саен мәктәп китапханәләренә 2 миллион сумлык 7-8 мең китап кайтартыла.
Мәгариф учреждениеләрен дәреслекләр тәэмин итү республика, район акчасына башкарыла. Дәреслекләрнең норматив файдалану срогы федераль мәгариф стандартларның гамәлдә булу вакытына тәңгәл килә. 3-11 сыйныфлар өчен 2004 ел стандартлары - гамәлдә. Бу - 2004 елда һәм аннан соң чыккан дәреслекләрне файдаланырга кирәк дигән сүз.
Яңа уку елыннан мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итүдә "Дәреслекләрнең электрон фонды" (ЭФУЛ) системасы гамәлгә керде. Бу программа Татарстан Хөкүмәте кушуы буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы белән мәгълүмати технологияләр үзәге катнашында төзелде. 20 августтан соң "Электронное образование в Республике Татарстан" порталының "ИС ЭФУЛ" бүлегендә 1-11 сыйныфлар өчен кирәкле барлык дәреслекләр турында тулы мәгълүмат алырга була.
Китапханәчеләр бу программаны тормышка ашыруга алындылар инде.
Быел 1-2 сыйныфларны дәреслекләр белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак. Узган уку елында 1 сыйныф укучылары республика акчасына тулысынча дәреслекләр белән тәэмин ителгәннәр иде. 2 сыйныфка күчкән бу укучыларга яңа уку елына шул ук фәннәрдән дәреслекләр кайтартыла. Моннан тыш, алар музыка һәм технологиядән дә дәреслекләр белән тәэмин ителәчәкләр. Дәреслекләр, гадәттә, 3-4 ел файдаланыла. Димәк, бүгенге 3-4 яшьлекләр мәктәпкә кергәч, аларны башлангыч сыйныфта дәреслекләр белән тәэмин итүдә проблема булмаячак.
Региональ дәреслекләргә мәктәпләр буенча бирелгән заказлар тулысынча үтәлер дип ышанабыз. 4 һәм 5 сыйныфлар өчен Россия халыкларының рухи-әхлак мәдәнияте нигезләре буенча дәреслекләр дә кайтарылачак. 1 гимназиянең эксперименталь программада катнашучы өч сыйныфтагы 64 укучы өчен дә төп фәннәр буенча дәреслекләр шушы көннәрдә кайтып җитәчәк.
5-11 сыйныфлар өчен кайбер фәннәр буенча дәреслекләр белән тәэмин итүдә проблемалар булырга мөмкин. Ләкин аларны да мәктәпләр, шәһәрләр һәм Татарстан районнары белән алышып хәл итәргә тырышабыз.
Районда мәктәп укучыларын дәреслекләр белән бушлай тәэмин итүдә проблемалар булмаска тиеш. Ә менә шул бушлай бирелгән дәреслекләрне күз карасыдай саклап тотарга кирәклеген һәр ата-ана баласына ныклап аңлатсын иде. Чөнки бүген син файдаланган дәреслекләрдән тагын биш ел башка укучылар файдаланырга тиеш.
Ә дәфтәрләр, прописьләр, контурлы карталарны сатып алу - ата-ана җилкәсендә.

PS: Балагызны дәреслекләр белән бушлай тәэмин итүдә сорауларыгыз булса, 15 августтан 1 октябрьгә кадәр район мәгариф идарәсендә эшләячәк "кайнар линия" телефонына шалтырата аласыз: 22900, 22902.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев