Электрон хезмәт кенәгәләрен 2020 елның 1 гыйнварыннан кертә башлау планлаштырыла.
(Казан, “Татар-информ”). Дәүләт Думасының профильле комитеты электрон хезмәт кенәгәләре турындагы закон проектын хуплады. Парламентның түбәнге палатасына беренче укылышта хөкүмәт инициативасын кабул итәргә киңәш иттеләр. Бу хакта “Российская газета” яза.
Проект июль аенда кертелгән. Электрон хезмәт кенәгәләрен 2020 елның 1 гыйнварыннан кертә башлау планлаштырыла. Бу якынча 60 млн гражданга һәм 8,5 млн чамасы хуҗалык субъектларына кагылачак.
2020 ел дәвамында Россия халкы кәгазь кенәгәләрдән баш тарту-тартмауны хәл итәргә тиеш булачак. 2020 ел азагында язмача гариза белән мөрәҗәгать иткән хезмәткәрләр өчен 2021 елның 1 гыйнварыннан кәгазь кенәгәләр сакланып калачак. Калган хезмәткәрләргә иске үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кулларына тапшырылачак, чөнки эш бирүче аларны саклауга җаваплылыктан азат ителәчәк.
Моннан тыш, 2021 елдан эшкә урнашучылар өчен электрон хезмәт кенәгәләре генә кертеләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193355/
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев