Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә сез кайда ял итәсез?

Җәйнең беренче яртысы узып та китте. Күпләр, инде отпускыга чыгып, чит илләргә сәяхәт кылып, диңгездә коенып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Әгерҗедәге "ТВК-ТУР" фирмасының туризм буенча менеджеры Гөлия Садыйкова әйтүенә караганда, быел райондашларыбыз күбрәк Төркия һәм Абхазиягә баруны хуп күрәләр икән. Идел буйлап 3-5 көнлек круиз да әгерҗелеләр арасында популярлык казана....

Җәйнең беренче яртысы узып та китте. Күпләр, инде отпускыга чыгып, чит илләргә сәяхәт кылып, диңгездә коенып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
Әгерҗедәге "ТВК-ТУР" фирмасының туризм буенча менеджеры Гөлия Садыйкова әйтүенә караганда, быел райондашларыбыз күбрәк Төркия һәм Абхазиягә баруны хуп күрәләр икән. Идел буйлап 3-5 көнлек круиз да әгерҗелеләр арасында популярлык казана. "Ата-аналарның күбесе кыш көне үк үзләре һәм балалары өчен чит ил паспорты алып куялар. Җәен кай якларда ял итү мөмкинлеге турында да бездән кыштан ук кызыксынып куялар", - ди Гөлия.
Хәзер авыл халкы да, мең төрле мәшәкатен читкә куеп, ял итәргә ашкына кызу җәйдә. Алар күбрәк Абхазия, Санкт-Петербургка баралар, Идел буйлап круизга чыгалар икән. Россиянең Лазаревское курортына ял итәргә баручылар да елдан-ел арта. Ә менә Хорватия, Испания, Грецияне сайлаучылар, ни сәбәпледер, быел кимегән.
Пенсионерлар да өйдә кул кушырып утырмыйлар, санаторийларда сәламәтлекләрен ныгыталар икән. "Жемчужина", "Варзи-Ятчә", "Ижминводы" - Әгерҗе пенсионерлары иң күп бара торган санаторийлар.
Соңгы елларда халык Соль-Илецкига да агыла. Махсус автобус илтеп куя, алып кайта. Тозлы күлдә коенып, авыруларга сихәт алып кайталар аннан.
Күп кенә райондашлар үзебезнең Кама, Иж буйларында да рәхәтләнеп ял итәргә, су коенырга, кызынырга була дип уйлыйдыр. Әлбәттә! Шулай да күңелле яллардан соң эшкә генә чыгасы килми. Күңел һаман диңгез, елга буена ашкына

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев