30 июль 2012 яңалыклары
-
Ялган 5 мең сумлык
Татарстанда кулланышта 5 мең сумлык ялган акчалар йөри башлаган. Полиция хезмәткәрләре АТ 7018481 һәм АТ 0330624 серияле банкнотларга тап булган. Чын акчалардан аларны рәсемнәрнең тоныграк булуы, Хабаровск гербындагы буяуның яшел тырнак буявы белән алмаштырылуы, рәсемнәрнең рельефлы булмавы һәм кайбер башка билгеләр аера. Мондый купюраларның кайда һәм нинди күләмдә җитештерелүе хакында...
-
Әгерҗедә хәлләр шәп түгел
Россия Федерациясе наркотикларны контрольдә тоту хезмәтенең Алабуга районара бүлеге Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Әгерҗедә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы каты көрәш алып бара. Нәтиҗәдә, наркотик матдәләрне куллану буенча хокук бозулар әледән-әле ачылып тора. Быелның апрель аеннан башлап наркотик матдә кулланучыларга карата Әгерҗедә 32 административ материал төзелде. Наркотик...
-
Төннәр буе йоклый алмый ятам
Ни өчен дисезме? Юк, авыру брорчымый безне. Күршебездә тәүлек әйләнәсе эшләүче "Арба ат" кибетенә килүче яшьләр төн йокыларыбызны качыра. Төн уртасында да, төнге сәгать икедә дә, иртәнге дүрттә дә бу кибеткә егетләр, кызлар, урта яшьтәгеләр килә. Аңлагансыздыр инде, төн уртасында кибеткә ипи, сөт сатып алырга килүчеләр бик сирәк буладыр. Шыпырт...
-
Ындыр табагында эш кайный
Урып-җыю чорында авылда һәркем - олысы-кечесе элек-электән үзеннән өлеш кертеп калырга тырыша. Әнә, агрофирманың "Тирсә" бүлекчәсе амбарында да бүген кызу эш кайный. Анда мәктәп укучылары да, җәйге каникулга каладан кайткан балалар да, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә эшли. Әлеге мөһим кампания башланганчы, амбардагы складларны тәртипкә китергәннәр, төзекләндергәннәр, фуражны капчыкларга тутырып, малларга...
-
Изге урынга сәяхәт
Районның тарих һәм мәдәни мирас музее изге Болгар һәм Свияжск җирләренә сәяхәтләр оештыруын дәвам итә. "Болгарга сәяхәткә соңгы тапкыр районнан барлыгы 34 кеше барды, аларның 20се авыллардан иде. Берничә мәчеттә, чиркәүдә булдык. Шулай ук борынгы татар авылы өен, ат абзарын, икмәк сараен һәм башка тарих сурәтләнгән музей-комплекска кердек. Болгарга алдагы...
-
Грант ияләре
4нче мәктәпнең математика һәм информатика укытучысы Галина Сисина һәм Красный бор мәктәбенең информатика укытучысы Эльвира Зарипова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр өлкәсендә иң яхшы педагог" гранты ияләре булдылар. Рспублика буенча 500гә якын укытучы бу грантка дәгъва кылды. Аларның 375е бу олы бүләккә лаек дип табылды. Әлеге укытучылар ел...
-
Урак көндәлеге
Районыбыз игенчеләре урып-җыю чорында барлыгы 6 мең 563 гектар мәйданнан көзге арыш җыеп алырга тиеш. 25 июльгә аның 4050 гектарыннан 7411 тонна бөртеклеләр суктырылды. Урып-җыю белән беррәттән, бүлекчәләрдә терлек азыгы хәзерләү дә кызу темплар белән дәвам итә. Барлыгы 13900 тонна печән (90%), 42600 тонна сенаж (80%) хәзерләнде инде.
-
Табиблар ник китә?
Район үзәк хастаханәсендә эшләүче алтын куллы ирле-хатынлы табиблар Шадриннарның тиздән эштән китәчәкләре турындагы хәбәрне ишеттек тә, өнсез калдык. Бу табибларны без күптән беләбез. Алар кулы астында дәваланган район халкыннан Галина Николаевна, Алексей Александрович турында да һәрвакыт бары яхшы сүзләр, алар адресына рәхмәтләр генә ишетергә туры килә. Без, хатын-кызлар, тәҗрибәле табибә-гинеколог...
-
Әтисе дәвамчысы
Көчек авылы егете - 20 яшьлек яшь комбайнчы Нияз ХУҖИН, узган елгы урып-җыю чорында 31 мең центнер ашлык суктырып, районда беренче урынга чыкты һәм район башлыгының 25 мең сумлык премиясенә лаек булган иде. Районның мактаулы комбайнчысы Дамир Хуҗин улы бит ул! Быел да Нияз әлеге күрсәткечтән түбән төшәргә уйламый. Урак...
-
Шәһәрнекеләр авылларга үрнәк күрсәтә
Аларның шәхси хужалыгында ике тана, "Романовский" токымлы сарыклар, кәҗә, куяннар, бал кортлары, нәселле тавыклар, индоуткалар, тавык чебиләре бар. Алар янына шушы көннәрдә генә бытбылдыклар да өстәлгән. Шәһәрдә яшәүче яшь гаилә шулхәтле мал-туар, кош-корт асрыйдыр дип башка да килми иде. Әгерҗедә Молодежная урамында яшәүче Алсу һәм Ленар ФАЯЗОВлар гаиләсен авылда яшәп...
-
Ә сез кайда ял итәсез?
Җәйнең беренче яртысы узып та китте. Күпләр, инде отпускыга чыгып, чит илләргә сәяхәт кылып, диңгездә коенып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Әгерҗедәге "ТВК-ТУР" фирмасының туризм буенча менеджеры Гөлия Садыйкова әйтүенә караганда, быел райондашларыбыз күбрәк Төркия һәм Абхазиягә баруны хуп күрәләр икән. Идел буйлап 3-5 көнлек круиз да әгерҗелеләр арасында популярлык казана....