Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Гашыйклар көне белән, дуслар!

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге, иң матур хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Европада Гашыйклар көнен XIII гасырдан башлап билгеләп үтәләр. Ел саен 14 февральдә гашыйклар бер-берсенә йөрәк, фәрештә һәм күгәрчен рәсеме төшерелгән открыткалар юллый. Россиялеләр әлеге шаукымга егерме еллар элек кенә кушылды әле. Шулай...

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге, иң матур хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә.

Европада Гашыйклар көнен XIII гасырдан башлап билгеләп үтәләр. Ел саен 14 февральдә гашыйклар бер-берсенә йөрәк, фәрештә һәм күгәрчен рәсеме төшерелгән открыткалар юллый. Россиялеләр әлеге шаукымга егерме еллар элек кенә кушылды әле. Шулай да ул бик тиз арада күпләрнең яраткан, көтеп алган бәйрәменә әйләнде.

Әй, мәхәббәт,

Мин бит синсез -

Җилсез агач,

Сусыз дулкын,

Гөлсез тәрәз,

Тынсыз тавыш,

Телсез фикер,

Илсез бәхет,

Җирсез тирәк...

Әй, мәхәббәт,

Мин соң синсез

Кемгә кирәк,

Кемгә кирәк?

дип язган яраткан шагыйребез Ринат Харис.

Яратып-яратылып, сөеп һәм сөелеп яшәгез, дуслар. Изге Вәли көне, Гашыйклар көне белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев