Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе ата-аналары имтихан тапшырды

"Әти-әниләр БДИ тапшыра" бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә унбер ата-ана рус теленнән имтихан тапшырдылар. Алар арасында әлеге имтиханда үзләрен икенче тапкыр сынаучылар да бар иде. Әйтик, 1нче балалар бакчасы педагогы Налия Дәүләтшина узган ел да рус теленнән имтихан тапшырган булган. - Үткән ел биремнәр җиңел түгел иде. Быел ничек булыр...

"Әти-әниләр БДИ тапшыра" бөтенроссия акциясе кысаларында 2нче мәктәптә унбер ата-ана рус теленнән имтихан тапшырдылар.

Алар арасында әлеге имтиханда үзләрен икенче тапкыр сынаучылар да бар иде. Әйтик, 1нче балалар бакчасы педагогы Налия Дәүләтшина узган ел да рус теленнән имтихан тапшырган булган.

- Үткән ел биремнәр җиңел түгел иде. Быел ничек булыр инде, - диде ул, бераз борчылып. Сүз уңаеннан: 1нче гимназиядә белем алучы кызлары Айгөл 11 сыйныфны тәмамлый быел. - Бик тиздән бу урында алар утырыр. Ә хәзергә БДИга әзерләнәләр, - диде ул.

Имтихан тапшыручыларга мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина уңышлар теләде.

- Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары елның-елында рус теленнән имтиханны яхшы тапшыралар. Узган ел да күрсәткечләребез уртача республика күрәткечләреннән югарырак булды. Сез дә сынатмассыз дип ышанам, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Аннан ата-аналар металл җайланма аша узып сыйныф бүлмәсенә керделәр. Контроль-үлчәү материаллары алар алдында ачылып таратылганнан соң, әти-әниләр иң беренче чиратта бланклар тутырдылар. Аннан биремнәрне эшләүгә күчтеләр.

- Биремнәр алай катлаулы булды димәс идем. Шулай да бераз уйларга туры килде. Бигрәк тә икенче өлеше минем өчен авыррак булды. Анысында укылган текст буенча инша язарга кирәк иде. Тик гомуми нәтиҗә начар булыр дип уйламыйм.Нигездә, имтихан бирү миңа бик ошады. 9 сыйныфта укучы улыбыз Айдарга да шулай дип сөйләячәкмен. Белемең булган очракта бернинди куркынычы юк икән, - диде Аида Заитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев