“Әгерҗе хәбәрләре“ сайтында 8 Мартка багышлап игълан ителгән бәйгегә фотолар көтәбез
"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы сайтында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез. Элек-электән гүзәл затлар тормыш йөген җигелеп тарткан, бер эштән дә курыкмаган. Заман никадәр алга китсә дә, хәзер дә техника иярләүче, тимергә җан өрүче, ремонт ясаучы, утын яручы, печән өюче, көтүче һәм башка "рольләрне" ирләр...
"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы сайтында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез.
Элек-электән гүзәл затлар тормыш йөген җигелеп тарткан, бер эштән дә курыкмаган. Заман никадәр алга китсә дә, хәзер дә техника иярләүче, тимергә җан өрүче, ремонт ясаучы, утын яручы, печән өюче, көтүче һәм башка "рольләрне" ирләр кебек башкаручы көчле хатын-кызларыбыз күп арада. "Гүзәл затлар эше булмаса да" дигән бәйгегә сездән фотолар көтәбез, дуслар. Әниегез, апа-сеңлегез, әбиегез, туганыгыз яки күршегезне ирләр эшен башкарганда фотога төшереп безгә юллагыз. Исем-фамилиясен, яшен, авылын күрсәтергә онытмагыз. Фотолар 7 мартка кадәр agr-vesti@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Редакциягә (К.Маркс урамы, 8) кертеп чыксагыз да була. 8 мартта сайтта тавыш бирү башлана. 14ендә җиңүче билгеләнә. Сездән фотолар көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев