Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“ яңа бәйге игълан итә: “Минем балам – иң-иңе“

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышлап "Минем балам - иң-иңе" дигән бәйге игълан ителә. Сезнең балагыз җырларга, биергә, рәсем ясарга, спорт белән шөгыльләнергә яратамы? Әнә шул мизгелләрне фотога төшереп 19 майга кадәр agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга юллагыз яки редакциягә (К.Маркс урамы, 8) кертеп чыгыгыз. Балагызның...

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышлап "Минем балам - иң-иңе" дигән бәйге игълан ителә.

Сезнең балагыз җырларга, биергә, рәсем ясарга, спорт белән шөгыльләнергә яратамы? Әнә шул мизгелләрне фотога төшереп 19 майга кадәр agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга юллагыз яки редакциягә (К.Маркс урамы, 8) кертеп чыгыгыз.

Балагызның исем-фамилисен, яшен күрсәтергә, аның шөгыльләре турында язарга онытмагыз.

19 майдан сайтта тавыш бирү башлана. Бәйгегә йомгак 31 майда ясала. Җиңүчегә истәлек бүләге тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев