“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы журналистларын котладылар
Бүген ЮХИДИ бүлекчәсендә “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы журналистларын “Ышаныч һәм куркынычсызлык“ район бәйгесендә җиңүләре белән котладылар.
Бүлекчә начальнигы Олег Капилов, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесе җитәкчесе Раушания Тимкина, “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы баш мөхәррире урынбасарлары Екатерина Самсонованы беренче урын алуы, Миләүшә Ягъфәрованы һәм сайт буенча редактор Мария Нуруллинаны призер булулары белән тәбрикләп, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар, киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләргә язсын дип теләделәр.
Газетаның баш мөхәррире Дания Абзалиева да, ЮХИДИ коллективын киләчәк Яңа ел бәйрәме белән котлап, авыр эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев