“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында эшләүче хезмәткәребез игезәк бәбиләр тапты
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында эшләүче хезмәткәребез игезәк бәбиләр тапты

Кичә, 6 декабрьдә, “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасында сайт буенча редактор булып эшләүче хезмәттәшебез Мария Нуруллина игезәк малайлар тапты.

Малайлар да, әни дә үзен яхшы хис итә. Мариягә җәмәгате Булат белән бәләкәчләрне исән-сау үстерергә язсын. Без аларга бәхетле гомер телибез. Котлыйбыз!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев