"Әгерҗе хәбәрләре" газетасының баш бухгалтеры Вәзирә ЧУРАЕВАга ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды
Редакциябез Вәзирә Вәҗетдиновна белән бәхетле
"ӘГЕРҖЕ ХӘБӘРЛӘРЕ" газетасының баш бухгалтеры Вәзирә ЧУРАЕВАга кичә Казанда узган медиафорумда ТР Министрлар Кабинетының РӘХМӘТ ХАТЫН тапшырдылар.
34 ел бергә эшләгән хөрмәтле коллегам, җан дустым мондый олы хөрмәткә бик тә лаек.
Аның хезмәт кенәгәсендә "Җиңү юлы" газетасы редакциясенә эшкә кабул итү турындагы язма гына бар. 38 ел шушы тынгысыз, җаваплы хезмәттә ул. Чын мәг'нәсендә үз эшенең остасы, аның өчен эш һәрчак беренче урында. Иртән редакцияне иң беренче ачып керүче дә, кирәк икән ял, бәйрәм көннәрендә эштә саннарга чумып утыручы да ул. Без аны еш кына редакциянең компьютеры, аяклы тарихы дибез. Нинди генә күрсәткеч, мәг'лүмат кирәк булса да, хәтта компьютерга да кермичә, шунда ук әйтеп бирә безнең Вәзирә.
Аның телефоны бер дә тынып тормый. Башка район редакцияләре бухгалтерлары кайлардан гына шалтыратмыйлар?! Чөнки Вәзирә Вәҗетдиновна кебек иң озак эшләүче, бай тәҗрибәле, авырсынмыйча аңлата белүче бухгалтер юк та коллегалары арасында.
Вәзирә кебекләр турында теләсә нинди разведкага курыкмый бергә барырдай ул диләр. Редактор булып эшләгәндә Татмедиага баланс комиссиясе утырышларына мин дә курыкмыйча бара идем. Чөнки янәшәмдә - барлык күрсәткечләрне тапкырлау таблицасын белгән кебек башында йөртүче ышанычлы бухгалтерым булды. Җитәкчегә бухгалтердан уңу - үзе бер бәхет ул. Редакциябез Вәзирә Вәҗетдиновна белән бәхетле.
Тырыш, намуслы хезмәтең белән яулап алынган олы бүләкне шундый зур форумда хөрмәтләп тапшыруларына мин дә бик сөендем, Вәзирә. Бергә узган хезмәт елларыңа олы бәя ул. Чын күңелдән котлыйбыз! Тазалыктан-саулыктан аермасын Аллаһы Тәгалә, кызларыңа-оланнарга куанып яшәргә язсын.
Рәмзия Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев