Әгерҗе хоккейчылары янә җиңү яулады
Яшәеш

Әгерҗе хоккейчылары янә җиңү яулады

Хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

13 март көнне "Боз сараенда" 2020-2021 елгы сезонда 2008-2009 һәм 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. 

2009-2010 елгы "Спутник" хоккей командасы чираттагы тапкыр Уфа шәһәреннән хоккей командасын җиңеп, 6:2 исәбе белән җиңү яулады. Команданың тренеры - Грошев Евгений Александрович. 

2007-2008 елгы "Спутник" хоккей командасы шулай ук аяусыз көрәштә Актаныштан  "Лачын" командасын 6:5 исәбе белән җиңде. Команда тренеры Яковлев Алексей Викторовичны һәм капитан Шаньгин Максимны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев