Әгерҗе Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе җавап бирә
Яшәеш

Әгерҗе Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе җавап бирә

Быел февраль аенда эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация ясалмады. Бу - эшли торган пенсионерның пенсиясе артмады дигән сүз. Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатса, индексация кайчаннан ясала дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Бу сорауга Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә. - 2016 елның 1 апреленнән соң эштән туктаган пенсионерларның пенсиясе...

Быел февраль аенда эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация ясалмады. Бу - эшли торган пенсионерның пенсиясе артмады дигән сүз. Әгәр пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатса, индексация кайчаннан ясала дип редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Бу сорауга Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә.

- 2016 елның 1 апреленнән соң эштән туктаган пенсионерларның пенсиясе өч айдан соң гына индексацияләнә. Мәсәлән, апрельдә эштән киткән икән, пенсия 1 августтан соң гына арттырылды. Май аенда эшчәнлеген туктаткан пенсионерның пенсиясенә индексация 1 сентябрьдән ясалды.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев