Әгерҗе районы гаиләләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтеләчәк
Яшәеш

Әгерҗе районы гаиләләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары таратылачак. Безнең районда мондый җыелма 700дән артык гаиләгә биреләчәк.

  • Бу азык-төлек җыелмасын ялгыз яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы, кризистан зыян күргән үзмәшгульләрнең һәм шәхси эшмәкәрләрнең гаиләләренә  биреләчәк, –  ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Программаны гамәлгә ашыручы – волонтерлар хәрәкәте, Татарстанның барлык районнары хәйриячеләрен һәм активистларын берләштергән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев