Узган атнада мобиль төркем Әгерҗе шәһәрендәге сигез сәүдә ноктасында исерткеч эчемлекләрне "итәк астыннан" сатуны ачыклау буенча рейд уздырды.
Алкогольле эчемлекләрне һәм сыраны кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр сату катгый төстә тыелу турында барыгыз да беләсез инде. Рейд барышында контроль сатып алулар оештырылса да, бер генә кибеттә дә иртәнге сәгатьләрдә...
Узган атнада мобиль төркем Әгерҗе шәһәрендәге сигез сәүдә ноктасында исерткеч эчемлекләрне "итәк астыннан" сатуны ачыклау буенча рейд уздырды.

Алкогольле эчемлекләрне һәм сыраны кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр сату катгый төстә тыелу турында барыгыз да беләсез инде. Рейд барышында контроль сатып алулар оештырылса да, бер генә кибеттә дә иртәнге сәгатьләрдә аракы сатучы булмады. Аннан соң без составында спирт булган сыекча, халык телендә "фанфурик"лар сату белән кызыксындык. Бер кибеттә "Лосьон косметический хлебный" дигән сыекча сатып алдык. Беренче карашка, бу сыекчаны сату тыелмаган. Ул - косметик чара. Әмма иманым камил, замана хатын-кызлары бу арзанлы лосьонны косметикада кулланмыйлар. Кибет хуҗасы складлардан аны гүзәл затлар өчен дип алып кайтмый. Бу лосьонны исерекләр сатып ала, чөнки ул арзан. Менә шул составында спирт булган төрле косметик чаралар эчеп күпме кешеләр вакытсыз арадан китте инде?! Узган ел гына да Әгерҗе районында 12 кешенең гомере шулай өзелде. Нәтиҗәдә, районыбыз Татарстан буенча сыйфатсыз аракы эчеп агуланучылар буенча "лидер" булды. Быел да берәү, шулай агуланып, якты дөнья белән хушлашты.
Ә шул фанфурикны сатучы, халыкны агулаучының мондый аяныч хәлләргә исе дә китми. Аларга акча гына керсен. Мондый эшмәкәрләргә кисәтү ясап, намусын уятырга теләсәң дә, кул гына селтиләр. Янәсе, бу фанфурикларны сату бер җирдә дә тыелмый. Әмма алар бу шешәләрне киштәләргә тезеп куймыйлар. Куллары калтыранган исерек, кибеткә кереп, сатучыга акчасын сузу белән нәрсә кирәген сорап та тормый, шунда ук астан әлеге "фанфурик"ны чыгарып бирә. Мондый гамәлләре белән күпме гаиләләргә күз яшьләре, газап китерүләре, кеше организмын агулаулары турында башларына да килми аларның. Кайчакта югарыда утыручы түрәләребез халыкны агулаучы бу сыекчаларны сатуны кайчан тыю турында закон кабул итәр дигән уй да килә башка. Тагын күпме ир-егетләребез харап булыр икән бу кечкенә шешәдәге сыекчаны эчеп?..
Белешмә:
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сез теге йә бу кибеттә тыелган вакытта спиртлы эчемлек сатуларын күрсәгез, йә күршегездәге йортта идән астыннан сыйфатсыз эчемлек сатулары турында беләсез икән, район башкарма комитетына ышаныч телефонына 23870 шалтыратыгыз. Интернетта да "Алкоголь под народный конроль" сылтамасын табып (http //rt-online.ru/alkogol-pod-narodnyi-kontrol), бу турыда язып җибәрә аласыз. Кеше агулаучыларга битараф булмагыз!
Екатерина САМСОНОВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев