Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгерҗе районы җитәкчеләре элемтәчеләрне котлый

7 май - Радио, барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ котлау юлладылар. "Бүгенге заман кешесенең тормышын телефон элемтәсе, радио-телевидениедән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Болар көндәлек тормышыбызны уңайлырак, ә эшебезне нәтиҗәлерәк итә. Сезнең оператив иҗади хезмәтегез халыкка район...

7 май - Радио, барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ котлау юлладылар.

"Бүгенге заман кешесенең тормышын телефон элемтәсе, радио-телевидениедән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Болар көндәлек тормышыбызны уңайлырак, ә эшебезне нәтиҗәлерәк итә.

Сезнең оператив иҗади хезмәтегез халыкка район һәм республика яңалыклары белән вакытында танышу мөмкинлеге бирә. Хезмәт күрсәтүнең сыйфаты да елдан-ел арта бара.

Элемтәчеләрнең хезмәте район икътисадының, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләрнең, тормыш сыйфатының үсешенә йогынты ясый. Киләчәктә дә яңа технологияләрдән файдаланып, районыбызның икътисади яктан чәчәк атуы өчен нәтиҗәле эшләрсез, прогрессив яңалыкларны уңышлы рәвештә тормышка ашырырсыз дип ышанабыз.

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, эшегездә яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, иминлек телибез" дигән юллар әлеге тәбрикләүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев