Яз житү белән ветеринария хезмәткәрләренең эшләре аеруча күбәя. Алар көннәр җылыта башлау белән җәмәгать һәм шәхси хуҗалыклардагы хайваннар арасында төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чаралары уздыру белән мәшгуль.
Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре "Нәүрүз", "Сарсак-Омга", "Наҗар" ширкәтләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында лептоспирозга, котыруга, себер язвасына каршы прививкалар куялар, туберкулез, бруцеллез һәм...
Яз житү белән ветеринария хезмәткәрләренең эшләре аеруча күбәя. Алар көннәр җылыта башлау белән җәмәгать һәм шәхси хуҗалыклардагы хайваннар арасында төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чаралары уздыру белән мәшгуль.

Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре "Нәүрүз", "Сарсак-Омга", "Наҗар" ширкәтләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында лептоспирозга, котыруга, себер язвасына каршы прививкалар куялар, туберкулез, бруцеллез һәм лейкозга кан алу белән мәшгуль.
ПРИВИВКАЛАР БУШЛАЙ
Апрель башыннан терлекләргә дәвалау-профилактик чаралар үткәрү өчен ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларга чыгачаклар.
- Районда 70тән артык авыл бар һәм кыска гына вакыт эчендә алардагы барлык терлекләрне тикшереп чыгарга кирәк. Шуңа күрә абзарында хайваны булган райондашларга мөрәҗәгать итеп әйтәм, малларыгызга язгы профилактик чаралар үткәрүгә каршы килеп, безнең хезмәткәрләргә комачауламасагыз иде. Болар барысы да малыгыз сау-сәламәт булсын өчен кирәк, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Ольга Акулова.
Авыл халкы бу чараларның кайчан булачагын алдан белеп торсын өчен авыл җирлекләрендә белдерүләр эленәчәк. Себер язвасына һәм котыру авыруына каршы прививкалар, туберкулезга тикшерүләр - бушлай. Ә хайванның канын тикшерү - бер башка 250 сум.
- Анализ нәтиҗәләрен сез авыл җирлекләре башлыкларыннан, ветеринария дәваханәләреннән һәм ветеринария участокларыннан белә аласыз. Бу белешмәләр Әгерҗедәге эпизоотологларда да булачак, - ди Ольга Акулова.
АВЫРУ МАЛ КУРКЫНЫЧМЫ?
Хайван асраучылар бу чараларны үткәрүнең мөһимлеген һәм кирәклеген яхшы аңласалар да, кайбер очракларда ветеринарларны ишегалдына кертмәүчеләр дә очраштыргалый. Ә бу язгы ветеринария чараларын ясамауның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен күзаллау әллә ни авыр түгел. Үзегез дә ишетеп торасыз, әле монда, әле тегендә хайваннар арасында төрле куркыныч, йогышлы авырулар калкып кына тора. Асраган малыгызның продукциясен үзегез, якыннарыгыз, сабыйларыгыз ашый бит. Ә авыру малның, кош-кортның ите-сөте, йомыркасы кеше өчен куркыныч икәнлеген аңлатып торуның кирәге юктыр, мөгаен. Тагын бер кат исегезгә төшереп үтәбез: лептоспироз, котыру, себер язвасы, туберкулез, бруцеллез, лейкоз кешегә терлек һәм аларның продуктлары, хәтта мал асраганда тоткан инвентарь аша да күчәргә мөмкин. Бруцеллез авыруын әлегә бөтенләй дәвалап булмый, диләр белгечләр.
ТАГЫН ЛЕЙКОЗ ТУРЫНДА
- Хайваннардагы лейкоз авыруы (кан рагы) турында да кабатлап үтим әле. Бу йогышлы авыру ахырга кадәр өйрәнелмәгән. Кайберәүләр лейкозлы сыерның сөте кайнатканнан соң куркыныч түгел, диләр. Ә галимнәр авыру сыердан савылган сөтне кайнатканнан соң да бетми торган рак матдәләре кеше өчен куркыныч, диләр. Шуңа күрә малыгызда лейкоз авыруы ачыклану белән ун көн эчендә суярга кирәк. Мондый сыерның сөтен куллану да катгый тыела, - ди Ольга Акулова.
Күргәнегезчә, безнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге үзебезгә бәйле. Сәламәт мал гына кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган продукция бирә. Шуңа күрә малыгызның сәламәтлеге турында даими кайгыртып торыгыз. Абзарыгыздагы терлекләргә язгы ветеринария чараларын үткәрүгә җитди карагыз, хөрмәтле райондашлар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев