Әгерҗе районы юллары игътибар сорый
Узган атнада Әгерҗе районына эшлекле визит белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Ставниченко килде. Юрий Ставниченко район хакимияте бинасында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзаләре һәм юлларга хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнашында киңәшмә уздырды. Чыгыш ясаучылар комиссиянең соңгы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарларның ничек тормышка ашырылуы...
Узган атнада Әгерҗе районына эшлекле визит белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Ставниченко килде.
Юрий Ставниченко район хакимияте бинасында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзаләре һәм юлларга хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнашында киңәшмә уздырды. Чыгыш ясаучылар комиссиянең соңгы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләделәр.
"Төзелеш идарәсе" предприятиесе директоры Әнвәр Рәхмәтуллин үз көчләре белән шәһәрнең кайбер урамнарында чокырларны ямау эшен башкарулары турында хәбәр итте. Һава шартларына бәйле рәвештә быелгы җәйдә юллардагы тамгалар тиз юыла. Аларны торгызу да - әлеге оешма карамагында.
Район башкарма комитетының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Аида Галиева "Халык контроле" мәгълүмати системасына килгән заявкалар белән эшләү турында хәбәр итте. Соңгы арада юл проблемаларына кагылышлы ике мөрәҗәгать кабул ителгән. Берсе буенча Байтуган авылына кадәр юл төзекләндерелгән. Икенче мөрәҗәгать әлегә ачык кала, чөнки Кам.Ключка илтүче туры юл район балансында түгел.
Аннан ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов чыгышы тыңланды. Ул беренче яртыеллыкта район юлларында булган хәлләргә анализ ясады. Соңгы ике атна эчендә ике юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр дә бар. Шуның берсендә мотоцикл йөртүче рульгә правасыз һәм салмыш хәлдә утырган булган. Бу ЮХИДИ хезмәткәрләренә авылларда мотоцикллар буенча эшне тагын да көчәйтергә этәргеч биргән. Нәтиҗәдә тагын биш тәртип бозучы ачыкланган.
"Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров Әгерҗе юлларында шәһәр хакимияте һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар тарафыннан ниләр эшләнүе турында сөйләде. Ул якын киләчәктә бу уңайдан ниләр эшләнәчәгенә дә тукталды.
Быел элек ут булмаган урамнарга яктырткычлар кую актив рәвештә алып барыла. Болар - Гоголь, Совхоз-2 урамнары. Элек тимер юл балансында булган шәһәрнең түбән өлешендәге урамнарны яктырту да тәртипкә салына. Заявкалар булган очракта чокырларны ямау эше башкарыла. Моның өчен салкын асфальт сатып алынган. К.Маркс һәм Сәетов., К.Маркс һәм Пушкинская урамнары кисешкән урыннардагы светофорларны реконструкцияләү планлаштырыла. Бүленеп бирелгән лимит кысасында күпкатлы йортларның ишегалларына асфальт түшәләчәк. Аларда ясалма тигезсезлекләр дә булдырылачак. Мәктәп янындагы юлны аркылы чыгу урыннарын өстәмә яктырту да күзаллана. Юл читендәге куркыныч тудыручы агачларны кисү эше дәвам итә. Җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү максатыннан Энгельс урамы буенча һәм иске татар зиратыннан алып Боз сараена кадәр арада тротуарлар салына. Шулай ук 150гә якын юл, 10 ориентир билгесе кую, 22 юлны аркылы чыгу урынын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Әлеге эшләр район бюджеты һәм үзара салым акчалары хисабына башкарыла. Ә ЮХИДИ белән софинанслау программасы нигезендә 3нче балалар бакчасы янындагы К.Маркс урамы буенча заманча җиһазландырылган юлны аркылы чыгу урыны пәйда булачак.
Ахырда Юрий Ставниченко авыл һәм шәһәр урам юл челтәрендә булган кимчелекләргә тукталып, аларны кыска вакыт эчендә чишүне максат итеп куйды. Әлеге кимчелекләр арасында 3нче балалар бакчасы янындагы куркыныч юл аша чыгу участогына кагылышлысы да бар.
Планлаштырылган эшләрнең барысы да тормышка ашырылган очракта район юлларында шоферларга да, җәяүлеләргә дә хәрәкәт итү күпкә куркынычсызрак булачак.
Екатерина САМСОНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев