Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында язгы чәчү эшләре узган елгы срокта тәмамланыр дип фаразланыла

"Мондый темплар белән эшләгәндә, быел да язгы чәчүне узган елдагы кебек вакытында төгәлләргә мөмкин булыр, мөгаен. Көннәрен генә бирсен Ходай", - диләр авыл хезмәтчәннәре. Юкка гына әйтелми бу сүзләр: быел яз иртәләгән кебек тоелса да, туфрак соң өлгерде. Шуңа Әгерҗе районы хуҗалыклары чәчү эшләренә дә бераз гына соңарып керешергә мәҗбүр...

"Мондый темплар белән эшләгәндә, быел да язгы чәчүне узган елдагы кебек вакытында төгәлләргә мөмкин булыр, мөгаен. Көннәрен генә бирсен Ходай", - диләр авыл хезмәтчәннәре.

Юкка гына әйтелми бу сүзләр: быел яз иртәләгән кебек тоелса да, туфрак соң өлгерде. Шуңа Әгерҗе районы хуҗалыклары чәчү эшләренә дә бераз гына соңарып керешергә мәҗбүр булдылар.

- Чәчүгә төшкән көннәрдә эш бик авыр барды. Кайсы гына басуга керсәң дә, әле бер, әле икенче урынында туфрак җитешмәгән була иде. Хәзер дә очрый әле андый урыннар, - ди "Агро-Кама" ширкәтенең II участок агрономы Рушан Садыйков.

Без барган көнне әлеге участокның "Көчек" бүлекчәсе басуларында солы чәчәләр иде. Елның-елында урып-җыю чорында заманча "Нью Холланд" комбайнын иярләүче Яңавылның алдынгы механизаторы Илдус Гыйльмегаяновны көчле егәрлекле "Нью Холланд" тракторында күргәч, бераз гаҗәпләнеп куйдык.

- Бишенче сезонымны эшлим инде мин бу заманча комплекста. Бөртекле культуралардан соң кукуруз чәчәм. Аннан комбайнга утырам, - диде ул.

Алтын куллы механизатор "Хорш" чәчү комплексында көн саен 60 гектар урынына 90ны чәчеп, норманы 150 процентка үтәп барам, ди әнә.

- Мондый комплекс ике ярым гади агрегатны алыштыра. Элек бер сезонга 300 гектар чәчәргә туры килсә, хәзер 3000гә кадәр җитә, - ди ул.

Ярдәмчесе Фәрит Хисамбетдинов белән иртә таңнан басуда алар.

- Бүген мин басулар тирәсеннән узып киткәндә сәгать иртәнге алтынчы яртылар гына булгандыр әле. Егетләр басуда эшли иде инде, - дип мактап алды аларны узып барышлый яныбызга туктаган "Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаянов та.

- Урып-җыю вакытында еш кына үзем чәчкән басуларда урырга туры килә. "Кысыр" урыннарын калдырмый, намус белән эшләргә тырышабыз. Күз ачып йомганчы, әйләнер дә җитәр урак өсте дә. Үзебез чәчкән басуларны урганда йөзебез кызарырлык булмасын, - дип дәвам итә Илдус.

"МТЗ" тракторында басуга ашлама чыгаручы "Көчек" бүлекчәсенең тәҗрибәле механизаторы Ленар Мөхәммәтҗанов та - ел әйләнәсе басуда. Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тырмалауда да эшли, амбарда машиналарга ашлык та төйи, ашлама да чыгара. Аннан печәнгә, ашлыкка чират җитә. Көзен басудан салам, печән ташыйм, ди.

- Без бит - авыл малайлары. Җиренә җиткереп эшләү каныбызга сеңгән инде. Эленке-салынкы йөрү безгә килешми, - диләр егетләр.

- Безнең II участокта язгы чәчүлек мәйданнары 4738 гектар тәшкил итә. Көн саен уртача 220 гектар җир чәчелә. Бер көнне хәтта 350 гектарга җиткән иде. Шундый темп белән эшләгәндә чәчүне вакытында тәмамларбыз дип ышандырып әйтәбез, - дип кушыла Рушан Садыйков.

- Алданрак чәчелгән басуларга барып, орлыкларның тишелешен тикшереп, күзәтеп торам. Дым яхшы булгач, орлык шунда ук шытып, тамыр җибәрә башлый. Димәк, быел мул уңышка өмет зур, - ди баш агроном шатлыгын уртаклашып.

Язсын Ходай. Авыл хезмәтчәненең менә шулай көнне төнгә ялгап эшләве бушка китмәсен.

Белешмә:

Быел да язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча айлык игълан ителде. "Һәр механизатор куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, кеше гомеренең бар нәрсәдән кадерле икәнлеген исендә тотып эшләсен иде", - дип мөрәҗәгать итә район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Фоат Йосыпов авыл хезмәтчәннәренә.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев