Әгерҗе районында 200 нче сабый тууы теркәлде
Яшәеш

Әгерҗе районында 200 нче сабый тууы теркәлде

Дарина исемле кыз туган

2020 елның 16 ноябрендә шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә 200-нче сабый тууы теркәлде.

Дарина исемле кыз 10 ноябрьдә туган. Дарина - Илнур һәм Гөлнара гаиләсендә икенче бала.

Тантаналы шартларда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Г.М. бәхетле ата-аналарны котлап, аларга туу турында таныклык тапшырды.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев