60 ел бер юлдан
Земсковлар гаиләсен 60 яшьлек юбилее - бриллиант туйлары белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйльметдинова Римма Ринат кызы һәм Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Марсель кызы Гайфуллина котладылар.
Владимир Александрович һәм Галина Андреевна икесе дә Әгерҗе шәһәрендә туып-үскән. Гаилә башлыгы бөтен хезмәт эшчәнлеген Әгерҗе янгын частендә үткән. Әгерҗе районында да, күрше Удмурт Республикасында да бик күп янгыннарны сүндерүдә катнашкан. Хезмәт ветераны исеменә лаек булган, бик күп Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар. Галина Андреевна балалар бакчасында егерме елдан артык эшләгән хезмәт ветераны исеменә лаек зат.
Земсковлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Дүрт онык һәм биш оныкчыкны тәрбияләүдә булышалар.
Владимир Александровичка һәм Галина Андреевнага Әгерҗе муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев