Сайлауларда авыл халкы активрак.
Кичке сәгать 6га Әгерҗе районында 83,1 процент сайлаучы участокларга килеп үз тавышын бирде. Бу – тавыш бирергә хокуклы 24677 гражданның 20489ы. Аларның 10592се – шәһәр халкы (77,4%), 9897се – авыл халкы (90%).
Исегезгә төшерәбез: бүген Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау буенча Бердәм сайлау көне уза. Сайлау участоклары 20 сәгатькә кадәр эшли.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев