Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары юк
Яшәеш

Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары юк

Әгерҗе районында Covid-19 белән авыручылар саны үзгәрешсез кала.

  • Бүгенге көнгә 4 очрак бар: бер авыру читтән кертелгән, өчесе авыру кешеләр белән контактта булу аркасында килеп чыккан дип исәпләнә, – ди коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. Әлеге кешеләрнең барысы да – карантинда. Алар белән контактта булган кешеләр дә – күзәтүдә.

Узган тәүлектә шатбның кайнар линия телефоннарына 23 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 7се – азык-төлек һәм кирәкле дарулар алып кайтуга кагылышлы.  

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев