Әзер һәм уяу булырга кирәк
Быел яз бераз соңарып килде. Әмма соңгы көннәрдә җылы һава торышы саклану үзенекен итә: кар да күзгә күренеп кими, елгалардагы боз өстенә су да чыкты. Ә бу – язгы ташуга да күп вакыт калмый дигән сүз. Безнең районда Иж-Бубый, Мордывый, Тирсә, Кырынды, Тукай авыллары, Әгерҗенең көньяк өлеше язгы ташу вакытында зыян күрергә мөмкин.
Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов авылда ташуга әзерлек тулы көченә алып барылуын әйтте.
Авыл башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия төзелгән. Андый-мондый хәл килеп чыга калса, халыкны эвакуацияләү өчен Мәдәният йорты һәм мәктәп бинасының бер өлешен әзерләгәннәр. Елга ярларындагы талларны кисүне дә көздән үк башлаганнар. Яз көне дә авыл халкы белән бергәләп өмә уздырганнар.
Су агу юлларын, канаулар, торбаларны да кардан чистартканнар. Быел ике көймә сатып алганнар. Авыл эченнән агучы елганың өстенә тозлы-комлы катнашма сибеп торуның да файдасы зур, ди авыл башлыгы. Көнгә ике тапкыр Әгерҗедәге янгын сүндерү-коткару гарнизонына елгадагы су күләмен хәбәр итеп торалар.
Аны махсус журналга да теркиләр.
– Халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Узган атнада өйдән-өйгә кереп авылдашларны кисәтеп чыктык. Алар инде өйрәнеп беткәннәр, әйткәнне көтмиләр, үзләре дә әзерлек чараларын күрәләр, – ди Раиф Рафинад улы.
– Әгәр һава температурасы төнлә салкын, көндез җылы торса, куркыныч юк, – ди Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны начальнигы Александр Парфенов.
Якын көннәрдә һава торышы нәкъ шулай сакланачак әле. Көндезләрен якынча 8 градуска кадәр җылыта, төннәрен -1 градус була.
– Безнең районда су басу янаган зоналар берничә. Без аларны беләбез. Кайдадыр су югарырак күтәрелергә, боз тыгылырга да мөмкин. Быел кар катламы калын булды. Елгалардагы бозның калынлыгы да якынча бер метрга җиткән урыннар бар. Җирдәге туң да бер метрга кадәр җитә. Ә бу – кар сулары җиргә сеңеп бетмәскә мөмкин дигән сүз, – ди Александр Сергеевич.
Шуларны исәпкә алып, районда язгы ташуга әзерлек эшләре алып барыла. Иң беренче эш итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев җитәкчелегендә махсус комиссия төзелгән. “Язгы ташу“ дип аталган чаралар планы булдырылган. “Брус“ һәм “Татарстан күперләре“нең райондагы предприятиеләре эшчеләре юллар, күперләрне күзәтеп торалар, су чыгып китүче канауларны чистарталар.
Су баскан очракта халыкны эвакуацияләү урыннары да билгеләнгән.
– Бу көннәрдә балыкчыларга да елгалардагы боз өстенә керүдән тыелып тору яхшы булыр. Язгы ташу чорында балалар иминлеге дә беренче урында булырга тиеш. Өлкәннәр аларга саклык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген, елга буйларына төшүнең фаҗигале тәмамланырга мөмкин булуын искәртеп торсыннар иде, – дип кисәтә Александр Сергеевич.
Су басу куркынычы булган очракта 101, 24141 телефоннарына шалтырату мөһим. Авыл халкы авыл җирлеге Советына мөрәҗәгать итә.
Фото: pixabay.com
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев