Әгерҗе Сабан туе сәхнәсендә - җыр-бию + ФОТО
БЕЗ - БЕРБӨТЕН Милли бәйрәмебезне татарлар гына түгел, руслар да, удмуртлар да, марилар да бик яраталар. Әнә, милли ризыкларын пешереп алып килгән дусларга бәйрәмдә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Үзләре дә төшеп калганнардан түгел. Сабантуй сәхнәсендә өч йөздән артык җырчы-биюче иртәдән-кичкә кадәр райондашларга, кунакларга матур чыгышларын бүләк итте. Һәр чыгыш "бишле" билгесе белән...
БЕЗ - БЕРБӨТЕН
Милли бәйрәмебезне татарлар гына түгел, руслар да, удмуртлар да, марилар да бик яраталар. Әнә, милли ризыкларын пешереп алып килгән дусларга бәйрәмдә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Үзләре дә төшеп калганнардан түгел. Сабантуй сәхнәсендә өч йөздән артык җырчы-биюче иртәдән-кичкә кадәр райондашларга, кунакларга матур чыгышларын бүләк итте. Һәр чыгыш "бишле" билгесе белән бәяләнде. Костюмнар күз явын алырлык матур, артистларыбыз менә дигән! Башка елны башкалабыз Казаннан, күрше Удмуртиядән артистлар Сабантуйда чыгыш ясасалар, быел үзебезнекеләргә урын түрдән бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев