Румыниядә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты узды
Румыниядә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты узды. Анда Көчек авылында туып-үскән спортчылар – Миләүшә Гыймранова һәм Рияз Баһаутдинов катнаштылар. Рияз – ике кулы белән дә өченче, Миләүшә бишенче урын алдылар.
Алар шушы көннәрдә Татарстан чемпионатында да сыналдылар. Икесе дә алтын медальләр яуладылар.
Әгерҗе спорт мәктәбе тренеры Руслан Закиров шәкертләре Удмуртиянең Завьялово авылында узган ярыштан җиңүләр белән кайттылар. Алмаз Насыйков – беренче, Рузилә Шаһиева – икенче, Илгиз Гыйләҗев өченче урында.
Фото редакция архивыннан.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев