Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе студентын медаль белән бүләкләделәр

Игелекле эш эшли

Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалының тулай торак советы рәисе, 3 курсның Т/19 төркеме студенты Тихон Пиминов Сарапул шәһәренең "Гвардия" хәрби-патриотик клубы әгъзасы булып тора.

Инде 30 елдан артык әлеге клуб әгъзалары совет гаскәрләре сугышлары урыннарында эзләү эшләре алып баралар. Ел саен эзләү отряды Кызыл армия сугышчылары җәсәдләрен таба һәм хөрмәт белән туганнар каберлекләренә күчереп күмә. Тихон сүзләренә караганда, иң аянычлысы сугышчыларның шәхесләрен һәрвакытта да торгызып булмый, аларның туганнары белән элемтәгә керү тагын да авыррак.

Карелиядә Сяндеб авылы янында узган казуларда Тихон да катнашкан, аларның отрядына бәхет елмайган: Кызыл армиянең билгесез солдатларын күтәрә алган, дип хәбәр итә филиал коллективы.

Моның өчен Тихонны, башка эзләүчеләрне кебек үк, истәлекле медальләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев