Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә балалар иҗаты йорты булачак

Бүген район башлыгы Валерий Макаров һәм җитәкчеләр Әгерҗе шәһәренең Чайковский урамында төзеләчәк Балалар иҗаты йортының беренче нигез ташы нигезенә киләчәк буыннар өчен юллама язып салдылар. - Әгерҗедә Балалар иҗаты йорты төзү турында күптән хыяллана идек. Республика җитәкчелеге безнең тавышны ишетте һәм әлеге зур төзелешкә акча бирде. Бүген әлеге төзелешнең нигезенә...

Бүген район башлыгы Валерий Макаров һәм җитәкчеләр Әгерҗе шәһәренең Чайковский урамында төзеләчәк Балалар иҗаты йортының беренче нигез ташы нигезенә киләчәк буыннар өчен юллама язып салдылар.

- Әгерҗедә Балалар иҗаты йорты төзү турында күптән хыяллана идек. Республика җитәкчелеге безнең тавышны ишетте һәм әлеге зур төзелешкә акча бирде. Бүген әлеге төзелешнең нигезенә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать язылган юлламаны капсулага салып, төзелешкә старт бирәбез. Хәерле сәгатьтә булсын! Киләсе җәйдә бассейнлы спорт комплексын һәм әлеге Балалар иҗаты йортын ачачакбыз, - дип Валерий Владимирович фатихасын бирде.

Төзелешне Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "Мир-строй" төзелеш кампаниясе башкарачак. Әлеге Балалар иҗаты йортында әдәби-драма, оста куллар, авиамоделирование, судомоделирование, агачка кисеп ясау, робототехника, видеофотостудия, компьютерная графика, 3Д моделирование, картинг, юл хәрәкәте яшь инспекторы, яшь турист, музей эше, яшь физик, инглиз кулбы, яраткан татар теле, биология дөньясы, ИЗО-студия, тарихи реконструкция,балалар хокукларын яклау түгәрәкләре, клублары эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев