13 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә – Әгерҗедә беренче көзге ярминкә уза.
Ярминкә өч мәйданда үтә: район Мәдәният сарае каршында, Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йорты мәйданында һәм район хакимияте бинасы каршында.
Иртәнге сәгатьләрдә үк халык сатучылар янында кайнаша иде инде. Бигрәк тә ашлык сатучылар тирәсенә чират тезелгән. Фермерлар һәм хуҗалыклар арпаны 8-9 (килосы), солыны – 7-8, бодайны 9-10, арышны 6 сумнан тәкъдим иттеләр.
- Ярминкәгә махсус ашлык алырга дип чыктык. Кош-кортларыбыз бар. Көннәр коры чакта алып калырга кирәк, – диде Әгерҗедән Фоат абый Закиров.
Бәрәңге сатучылар да күп иде.
- Быел бәрәңге уңышы узган елга караганда начаррак. Әмма бик сыйфатлы, – диде Яңа Бәзәкәдән Дилүс Ямалиев. Алар хуҗалыгы бәрәңгене килосын 10 сумнан тәкъдим итте. Ярминкәдә икенче икмәкне 8 сумнан да алырга була иде.
Халык үтенечен истә тотып, ит сату нокталары да күп иде ярминкәдә. Сыер итенең бәясе, нигездә, 280, дуңгызныкы – 220, тавыкныкы – 200, бройлерныкы 240 сум.
- Мин ярминкәгә махсус бавыр алырга дип чыктым. Әмма биредәге көзге муллыктан күзләр кызыга. Яшелчәләр дә алырмын, мөгаен, – диде Әгерҗедән Зөлфирә апа Шәймарданова.
Яшелчәләр дә мулдан иде ярминкәдә: кәбестә, кыяр, помидор, ташкабак, кабак, сарымсак, суган, борыч һәм башкалар. Иж-Бубыйдан Трейдиннар, гадәттәгәгечә, кәбестәнең нинди генә төрләрен алып килмәгәннәр: пекин, брюссель кәбестәсе һәм башкалар. Җиләк-җимешнең дә ниндиләре генә юк: алма, груша, слива, хәтта бакча җиләге һәм кура җиләгенә кадәр бар.
- Без башка ярминкәләргә, гадәттә, каз-үрдәк сата идек. Ә бу юлы яшелчәләр алып килдек. Сарымсак, суган,борыч бик уңды быел, – диделәр Салагыштан Рафил–Фәридә Бакировлар.
Бал сатучылар да күп иде ярминкәдә. Быел бал уңышы мул икәнлекне биредә дә аңлап була: алар янында чиратлар тезелмәгән.
- Моның тагын бер сәбәбе – районда умартачылык белән шөгыльләнүчеләрнең саны артуы, – диделәр Азеводан данлыклы умартачылар Сергеевлар.
Беренче ярминкәдә пиннекнең төрле төрләрен, төрле кайнатмалар, тозлаган-маринадлаган яшелчә һәм гөмбә, үсентеләр һәм тагын бик күп нигъмәтләр тәкъдим ителде. Район җитәкчелеге дә ярминкә барышы белән танышып, халыкның фикерен белеште. Нигездә, халык рәхмәт әйтте. Шулай ук тәкъдимнәрен җиткерүчеләр дә булды.
- Ярминкәләргә күпчелек өлкәннәр йөри. Әгәр аларга булышырга волонтерлар билгеләнсә, бик яхшы булыр иде, – дидедәр өлкән яшьтәгеләр.
Аларның бу тәкъдиме алдагы ярминкәне оештырганда ук искә алыныр, мөгаен. Әгерҗедә киләсе ярминкә 26 сентябрьдә – Өлкәннәр көне уңаеннан узачак.
Ә алдагы атнада безнең район хезмәтчәннәре Чаллыда узачак ярминкәдә катнаша.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев