Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар

26 апрель – радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне

26 апрель – радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә Әгерҗедә чернобыльчеләрне, вафат булганнарының тол хатыннарын  митингка җыйдылар. Әгерҗе районыннан радиация һәлакәтен бетерүдә 20 ир-егет катнашкан.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин, хәрби комиссар Илгиз Галиев 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан батыр ирләребегә тирән ихтирамнарын белдерделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Чернобыль һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, алар хөрмәтенә куелган ташка чәчәкләр салдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев