Юл хәрәкәте иминлеге
Бу атнада Әгерҗедә тупас тәртип бозуга юл куйган ике машина йөртүчене хөкем иттеләр.
Җәмәгать суды каршына Л. һәм Г. бастылар. Беренчесе – транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәне, икенчесе транспорт белән идарәне исерек хәлдәге затка тапшырганы өчен.
Суд аларның һәркайсына 30ар мең сум штраф билгеләде һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.
ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ КОМИССИЯСЕ МАТЕРИАЛЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНЕП ӘЗЕРЛӘНДЕ.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев