Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә Кыш бабайлар парады узды

Әгерҗенең үзәк мәйданына Кыш бабайлар парадын карарга чыккан күп кенә әгерҗелеләр “мондый күңеллелекне күргән юк иде әле“, диделәр.

Чынлап та, тылсымлы таякларын тоткан, капчыкларына иң оста балаларга дип тәм-томнар тутырган Кыш бабайлар Кар кызлары белән кайлардан гына килмәгәннәр. Әнә алар, Яңа ел тамашасына дип көчле бураннарны җиңеп, Девятерня, Уразай, Ямурзадан, Кичкетаңнан ук иртүк юлга чыкканнар. Тәбәрленең Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис–Финисә Шаһабиевлар да әлеге парадка дип махсус әзерләнгәннәр.

  • Быел авылда Кыш бабай була алмыйм. Әмма гомер буе балаларга, авылдашларга бәйрәм рухы бүләк иткән иң зирәк, акыллы, мәрхәмәтле, юмарт әлеге рольне һич кенә дә югалтасым килми. Шуңа күрә парадка сөенеп килдек, – диде Фәнис абый.

Ә менә бу Кыш бабай белән Кар кызы – халыкны социаль яклау идарәсе һәм “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчеләре Альмира Зарипова һәм Ольга Еремина Мәдәният сарае каршында нәни балаларны осталыкта сынадылар. Шигырь сөйләгән, җырлаган малай-кызларга тәмле кәнфитләр өләштеләр.

Әлеге парад Әгерҗедә икенче ел уздырылды. Узган ел да катнашучылар бик күп иде. Быел да Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре, әкият геройлары йөздән артып киткәндер. Бик күп оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре әлеге матур чарада катнашырга теләк белдергәннәр. Эксплуатацион локомотив депосының оператив техник исәп-хисап үзәге хезмәткәрләре җитәкчеләре Ирина Филиппова җитәкчелегендә Яңа ел чыршысы, Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай, үтеп баручы һәм 2019 ел символлары Эт, Дуңгыз булып киенгәннәр.

  • Бу көннәрдә эш тә бик тыгыз булды. Шулай да бәйрәмгә әзерлек эшләрен дә читкә куймадык. Төне буе костюмнар тектек, – диделәр кызлар.

Бәйрәм геройлары, үзәк урамнан шәһәрдәшләрне сәламләп, төп чыршы янына килделәр. Анда Кыш бабай һәм Кар кызлары белән бергәләп балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бергәләп җырладылар, чыршы әйләнәсендә биеп-уйнадылар. Аннан соң тылсымлы сүзләр әйтеп чыршыдагы утларны кабыздылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев