Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә Май чабу бәйрәме олысын-кечесен җыйды

Сау бул, Кыш! Исәнме, Яз!

Якшәмбе көнне Әгерҗе шәһәрендә кыш белән хушлашуга багышланган традицион күңел ачулар узды. "Орешник" паркында бәйрәм күңелле һәм дәртле үтте. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бай программа көтә иде. Алар «Сау бул, Кыш, исәнме, Яз!» дигән театральләштерелгән уен тамашасын күрсәттеләр. Әкият геройлары бар халыкны конкурс - уен программасында катнашырга чакырды.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Азат Вәлиев чыгыш ясады.

"Бу бәйрәм яз башлануын һәм табигатьнең чәчәк атуын аңлата. Бу - киләчәккә яңа өмет дигән сүз. Яз һәр йортка җылылык, игелек белән, күп бәхет, шатлык алып килсен. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иман, уңышлар һәм чын язгы кәеф телим", - диде ул.

Яңгыравыклы халык җырлары һәм такмаклар, күтәренке кәеф халыкның күңелен ачты. Әйлән-бәйлән, шаян уеннар һәм башка халык күңел ачулары кунакларны дәртләндерде, ә бәйрәмнең төп символы булып кышның шадра карачкысы булды, аны тату алкышларга күмеп яндырдылар. Теләгән һәркем кайнар коймаклар, чәй һәм хуш исле шашлыклар белән сыйлана алды.

Бу көнне паркта дуслык һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Шулай дәвам итсен дә! Сау бул, кыш, исәнме, яз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев