Әгерҗедә мохтаҗ балаларга ярдәм дәвам итә
Акциядә балалар бик актив катнаша
Шәһәр үзәгендә урнашкан йөрәк формасындагы арт-объект күп кенә халыкның игътибарын җәлеп итә. Әлеге корылма шәһәребездә 2018 елның 7 декабрендә урнаштырылды. Аның төп максаты-пластик капкачларны җыеп, аларны эшкәртү һәм алынган акчаларны сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү.
Пластик капкачларны җыюда теләге булган һәркем катнаша ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акциядә уку йортлары бик актив катнаша. Әйтик, 7-нче номерлы балалар бакчасы 55 килограмга якын капкачлар җыеп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында лидер булды.
"Авангард" яшьләр үзәге директоры Марсель Шахмин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта уртак көч белән 700 килограммга якын капкачлар җыелган. Бу сан 1 тоннага җиткәч, аларны пластикны эшкәртү оешмасына тапшырачаклар, ә алынган акчалар балаларны дәвалауга һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә тотылачак. Моннан тыш, пластик капкачларны җыю урыннарын арттыруы планлаштырыла, дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев