Конкурста алты гүзәл зат катнашты
Кичә Әгерҗедә "Автоледи-2021" машина йөртү осталыгы конкурсы узды, анда алты гүзәл зат катнашты.
Ярышлар ике этапта узды: теоретик һәм практик. Башта катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар, ә аннары автодромда фигуралы йөртү осталыгын күрсәттеләр.
Ике этап нәтиҗәләре буенча Гөлнара Сәлимуллина җиңүче булды, икенче урында Светлана Савинова, өченчедә - Юлия Сухих.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев