Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә узган “Пчелино”да иң-иңнәр күп булды

Әгерҗедә узган "Пчелино" республика экофестивале быелгы чараларның иң баллысы булып тарихка кереп калыр, мөгаен. Гомумән, "иң-иңнәр" күп булды фестивальдә. Әйтик, иң татлы бал, иң оригиналь чәкчәк, иң оста умартачы, иң сары киемле тамашачы сайланды. Әгерҗе, Менделеев, Удмуртия умартачылары иң тәмле балларын тәкъдим иттеләр. Бал сатучылар янында чиратлар пәйда булды. Кортчылык...

Әгерҗедә узган "Пчелино" республика экофестивале быелгы чараларның иң баллысы булып тарихка кереп калыр, мөгаен.

Гомумән, "иң-иңнәр" күп булды фестивальдә. Әйтик, иң татлы бал, иң оригиналь чәкчәк, иң оста умартачы, иң сары киемле тамашачы сайланды. Әгерҗе, Менделеев, Удмуртия умартачылары иң тәмле балларын тәкъдим иттеләр. Бал сатучылар янында чиратлар пәйда булды. Кортчылык продукцияләрен, дару үләннәрен тәкъдим итүчеләр яныннан да халык өзелмәде.

Әгерҗе районы, Удмуртия кул осталары үзләре теккән, бәйләгән, агачтан, тимердән, кәгазьдән ясаган һәм башка бик күптөрле кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр әзерләгәннәр иде.

Фестиваль ат чабышларыннан башланып китте. Быелгы район Сабан туе вакытында яңгырлар еш яву сәбәпле, ат чабашлары уздырылмый калган иде. Халык әлеге ярышларга сусаган. Һәр җайдакны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Токымсыз, ярымтокымлы һәм токымлы атлардан стартка барлыгы 24 ат чыкты. Аларның берсе дә бүләксез калмады. Ә беренче урын алган җайдакларга район башлыгы һәм "МирСтрой" ширкәте исеменнән суыткычлар тапшырылды.

"Пчелино" кунакларын республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, ТРның Аграр яшьләр берлеге рәисе Миләүшә Заһидуллина, район башлыгы Валерий Макаров сәламләделәр. Олег Земсков бәйрәмнең оештырылуына югары бәя бирде. Миләүшә Заһидуллина исә әлеге экофестивальне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе - ТР Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе Энҗе Рыковага олы рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләренең берсе республика яшьләр командалары арасында уздырылган спорт ярышлары булды. Аларда Алабуга, Менделеев, Зәй, Әгерҗедән - барлыгы биш команда катнашты. Яшьләр көянтәгә чиләк асып, аякларын галош киеп нектар да ташыдылар, бал бочкасы да тәгәрәттеләр, аркан да тарттылар. Берничә минут яуган яңгыр да ярышларны туктата алмады. Нәтиҗәдә, 1нче урынга Әгерҗе мәгариф хезмәткәрләре командасы, 2нче урынга урынга - Менделеев 3нчегә - Алабуга һәм Зәй яшьләре командалары чыкты. Аларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм кунаклары - татар эстрадасының иң якты йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем иң дәртле чыгышларын бүләк иттеләр.

Фестиваль күңелле нотада тәмамланды: кунаклар зур, татлы "Медовик" торты белән сыйландылар. Әлеге торт фестиваль барышында, алты сәгать дәвамында әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев