Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә яңа мэр сайланды

Тавыш бирү өчен өч кандидат куелды

29 декабрьдә “Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлегенең 15 утырышы булды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесен сайлау иде.

Тавыш бирү өчен өч кандидат куелды:

1. Митюшкин Андрей Леонидович (Завьялово районы); 2. Ниязов Рафаэль Эрнст улы (Әгерҗе шәһәре); 3. Шабаев Марсель Мөхтәр улы (Ижау шәһәре). Кандидатлар депутатлар алдында үз программалары белән чыгыш ясадылар. Күпчелек тавыш белән (16 депутатның 12есе) Рафаэль Ниязов “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.

Рафаэль Ниязов 1983 елда Әгерҗе шәһәрендә туган. РФ Эчке эшләр министрлыгы Нижегород академиясе Ижау филиалында укыган. Һөнәре буенча юрист. Моңа кадәр “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль районы башкарма комитеты административ комиссиясе баш белгече булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев