Әгерҗедә яшәүче Бибинур әби Лебедеваның оныгы да оныклы булган инде
Әгерҗедә яшәүче Бибинур Лебедева бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә. Ә котлаучылары бик күп аның: оныгы да оныклы булган инде. Җырларда җырланган Минзәләнең Күзкәй авылы кызы ул. Шул чордагы башка яшьтәшләре кебек 13 яшендә эшли башлый. Язмыш җилләре Әгерҗегә китергәч танышларына бала караша. Кечкенә балалар үсә төшкәч,...
Әгерҗедә яшәүче Бибинур Лебедева бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә. Ә котлаучылары бик күп аның: оныгы да оныклы булган инде.
Җырларда җырланган Минзәләнең Күзкәй авылы кызы ул. Шул чордагы башка яшьтәшләре кебек 13 яшендә эшли башлый. Язмыш җилләре Әгерҗегә китергәч танышларына бала караша. Кечкенә балалар үсә төшкәч, эшкә батыр кыз кирпич заводында хезмәт куя. Аннары бөтен эшчәнлеге район кулланучылар җәмгыяте белән бәйле. Аралашырга яратучан, җор телле Бибинур башта официант, аннары сатучы булып эшли. Шул чакта ике калын кара толымлы җыр-биюгә оста чибәр кызга үзе кебек уңган чая егет Мәсгутьнең дә күзе төшә. Яшьләр гаилә коргач, мәхәббәт җимешләре Дамира, Җәмилә, Нурия дөньяга аваз сала. Булдыклы яшь хатын эштән соң кичләрен палас суга, киемнәр тегә, хәтта кызларына пәлтәләрне дә үзе тегә. Вазифасын җиренә җиткереп башкаручы җитез Бибинурны тиздән сатучылар бригадиры итеп билгелиләр. Склад мөдире булып эшләгәндә дә җитәкчеләре аның эшеннән һәрчак канәгать булалар. Хезмәт урыныннан бирелгән Мактау грамоталырының бихисап күплеге әнә шул турыда сөйли. Лаеклы ялга чыккач та ун ел эшләвен дәвам итә тынгы белмәс, энергиясе ташып торган тыл һәм хезмәт ветераны.
Мәсгуть ага белән алар 63 ел сөенеп һәм сөелеп гомер кичерәләр. Дамира һәм Нурияләре югары белем алып, район финанс бүлегендә һәм салым инспкциясендә эшләгән әтиләре һөнәрен сайлап, финансистлар булып эшләп лаеклы ялга чыгалар. Җәмилә исә әнисенең һөнәрен үз итә: башта район кулланучылар җәмгыятедә товаровед, аннары кадрлар бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. Өч кыз да, әти-әниләре кебек матур гаиләләр корып, туган шәһәрләрендә бәхетле гомер кичерәләр.
Район башлыгы Валерий Макаровның котлавына һәм бүләкләренә бик күңеле булды юбилярның. Россия президенты Владимир Путинның да котлавын ирештергәч, "гомерем заяга үтмәгән икән", дип бик шатланды ул. Ә иң зур шатлыгы - аны котларга килгән кызларының, кияүләренең, дүрт оныгының, тугыз оныкчыгының шулай тату, матур, бай һәм бәхетле яшәүләре. Бу бәхетләргә күз тимәсен, Бибинур әби!
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев